Республикага циклон үтеп кергәнлектән, һава торышы бозыла. Чәршәмбе – 27 майда болытлы һава көтелә.
Урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил. Боз яву ихтималы бар. Көндез һава температурасы +14...+19 градустан артмаячак. Төнге сәгатьләрдә +9...+14 градус тәшкил итәчәк. Пәнҗешәмбе – 28 майда көндез яшенле яңгыр көтелә. Секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил. Көндез һава температурасы +15...+20 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә нибары +5...+10 градус.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, атна ахырында – 29–30 майда республика, элеккечә үк, циклон тәэсирендә калачак. Салкынча һава саклана. Урыны белән яңгыр. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +15...+20 градус, төнлә +4...+9 градус күрсәтәчәк.




