Бүген Яңа Богады авылында тирән мәгънәле һәм дулкынландыргыч чара узды: махсус хәрби операциягә беренчеләрдән булып алынган һәм Ватан алдындагы хәрби бурычын ахыргача намус белән үтәгән каһарман ир-егет Айназ Арсланов истәлегенә туып-үскән, яшәгән йортының фасадына мемориаль такта урнаштырылды. Аның исемен мәңгеләштерүгә багышланган бу истәлекле тантанада авыл халкы, район җитәкчелеге, районыбызның барлык сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмалары вәкилләре, яшьләр һәм волонтёрлар катнашты.
Әлеге чараны оештыруда зур хезмәт куйган Актаныш районы Чечня сугышы ветераннары берләшмәсе җитәкчесе Вазыйх Харисов тантананы бик эчтәлекле һәм җылы итеп алып барды.
Чара барышында Айназ турында бик күп матур истәлекләр яңарды, авылдашлары, гаиләсе, укытучылары аның турында якты хатирәләре белән уртаклаштылар. Чыгыш ясаучыларның йөрәк түреннән чыккан сүзләре аша каһарманның бөтен тормыш юлы — Богады мәктәбендә укыган еллары, максатчанлыгы, махсус хәрби операциягә чакыру алуы, яу кырына китүе тулы картина булып күз алдына басты.
Ике тапкыр вакытлыча ялга кайтып авылдашлары белән күрешүе, соңыннан алган авыр яраларыннан Бурденко исемендәге хәрби госпиатльдә дәвалануы һәм һәрчак тирә-юньдәгеләргә үрнәк, иптәшләренә турылыклы, ныклы ир-егет булып калуы турындагы сүзләрдән тантанага җыелган халыкның күңеле тулды, үзеннән-үзе күзләрдән яшь агылды.
Чара алдыннан Айназның әтисе — бүгенге көндә улының якты истәлеге алдында олы хөрмәт билгесе буларак «Махсус хәрби операция батыры әтисе» медаленә лаек булган Айрат Арсланов белән сөйләштек. Ул кадерле, сабыр улын тирән сагыш һәм зур горурлык хисләре белән искә төшерде.
Айрат Арсланов: «Улым качып йөрмәде, „Мин иптәшләремә хыянәт итә алмыйм“ дип сугышка китте...»
– Бүген чыннан да безнең өчен бик истәлекле көн. 1нче июль — бөтен районда хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләп үттеләр. Менә шушы уңайдан, каһарман яугирләр, ветераннар оешмалары барысы бергә җыелып, минем улымның истәлеген мәңгеләштереп, мемориаль такта куярга килделәр. Монда үзегез дә күреп торасыз — күпме халык җыелды: улыбызның бергә үскән дуслары, иптәшләре, авылдашлары килде.
Бу чыннан да бик зур чара, олы хезмәт дип әйтергә кирәк. Улымның нәкъ менә үзе туып-үскән, соңгы көннәренә кадәр безнең белән хушлашып яшәгән шушы кадерле йортына мемориаль такта куелу — минем өчен бик зур эш. Чыннан да, ул шушы авылда, шушы туган нигездә туды, үсте, яшәде, менә шушы өйдән сугышка китте. Бу эшне оештырган барлык ветераннар берләшмәләренә, сугыш ветераннары оешмасына минем рәхмәтем чиксез. Бу минем баламны олылау, аның рухын зурлау булып тора.
– Улыгыз турында истәлекләр белән уртаклашсагыз иде.
– Үзем сөйләшүчән кеше булсам да, улым бик аз сүзле, сабыр егет иде, бервакытта да күп сөйләргә яратмады. Нәрсә генә булса да, бөтен нәрсәне, кыенлыкларны үз эченә җыя торган иде ул, сабыем. Балачактан ук авыр сынаулар кичерде: әнисез калып, ятимлекне күреп үскән бала булды.
– Бала чагында ниндиерәк егет иде, үскәндә, мәктәп елларында үзен ничек тотты?
– Айназ гаиләдә безнең беренче балабыз иде. Улыма әле нибары 9 яшь тулган вакытта, әнисе бакыйлыкка күчте. Озак кына авырды әнисе. Бала яшьли ана назыннан мәхрүм калды... Аннан соң укуын биредә — Богады мәктәбендә тәмамлады, технология техникумында һөнәр алды, аннары армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Армиядән соң туган ягыбызда төрле эшләрдә хезмәт куйды. Районда да төрле эшләрдә эшләде. Ннди генә эшкә алынса да, кулыннан бар да килә иде, бервакытта да «авыр» дип иренеп тормады, кулына эш ятып тора иде.
– Армия сафларында хезмәт иткән елларын да искә төшерик әле. Кайда һәм нинди хәрби частьта хезмәт итте?
– Армиягә киткәч, башта Казан шәһәрендә урнашкан махсус билгеләнештәге отрядта (Спецназда) хезмәт итте ул. Шуннан соң ярты ел чамасы Түбән Новгород (Нижний Новгород) шәһәренә күчерелде. Хәрби хезмәтен тулысынча һәм намус белән шунда үтәп кайтты. Хәрби бурычы буенча документларында, военный билетында «стрелок» дип язылган иде. Нәкъ менә шушы хәрби белгечлеге буенча алга таба махсус хәрби операциягә алынды, анда инде ул пулеметчик булып хезмәт итте, гел алгы сызыкта булды.
– Мобилизация башлангач, 2022 елның көзендә кулына повестка алгач, бу хәбәрне үзегез ничек кичердегез? Айназ үзе моны ничек кабул итте?
– Дөресен әйтим, башта без МХОны «чын сугыш» дип кабул итмәдек. Башта «укулар (учение) гына була, турыдан-туры сугыш хәрәкәтләренә кертмиләр» дигән сүзләр бар иде бит инде, без дә шулай дип уйладык. Улым мобилизациянең беренче көннәреннән үк, ягъни 2022 елның 28нче сентябрендә үк китте. Шул вакытта аңа: «Улым, әгәр дә барасың килмәсә, әллә берәр чарасын табып, алып калыйммы үзеңне?» — дип тә әйтеп карадым. Улым миңа кырт кисеп: «Юк, әти, мин бер кая да качып йөрмим, барам», — диде һәм үз теләге белән юлга чыкты.
Сугыш кырыннан ике тапкыр вакытлыча ялга (отпускка) кайтты ул. Отпускка кайтканда аны авылдашлары, дуслары, бөтен авыл белән зурлап, каршы алып, хөрмәт күрсәттеләр. Шул вакытта да: «Улым, хәлләр авыр бит, бәлки калып торырсың, барып тормыйсыңмы әллә?» — дип аңлатырга тырыштым. Айназ кабат миңа үзенчә җавап бирде: «Юк, әти, миннән соң да анда чират көтүчеләр, ялга кайтырга тиешле башка иптәшләр бар. Мин егетләргә, үз хезмәттәшләремә авырлык китерә алмыйм, аларны калдыра алмыйм», — диде. Улым соңгы тапкыр каты яраланып, Мәскәүдәге Бурденко исемендәге хәрби госпитальдә ятканда, аның янына барган иптәшләре дә аның турында: «Иң нык, чын ир- егет иде, безнең арадан бик иртә китте...» — дип, тирән кайгы белән сыкрап сөйләделәр. Улым үз сүзендә торды, Ватанына да, дусларына да турылыклы булып калды.
Айназ Арслановның якты исеме, үрнәк алырлык батырлыгы Богады халкының һәм бөтен районыбызның йөрәгендә мәңге яшәячәк. Йорт тышындагы мемориаль такта киләчәк буыннарга тынычлыкның нинди бәя белән килүен искәртеп торучы изге бер һәйкәл булып калачак.
Чара турында алдагы язмаларда тулырак яктыртачакбыз.

