Казанның «Светлый» торак комплексында билгесез ир-ат домофонны балта белән ваткан

Казанның «Светлый» торак комплексында билгесез ир-ат йортларның берсендәге домофонны балта белән ваткан. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр.

Мәгълүматларга караганда, вакыйга иртәнге сәгать 3:05 тирәсендә 15 нче кварталда булган. Ир-ат питбайк белән килеп, домофонга балта белән суккан.

Әлегә аның шәхесе ачыкланмаган. Торак комплексында яшәүчеләр домофон һәм видеокүзәтү камералары язмаларын тикшерергә чакыра. Алар ярдәмендә шикләнелүченең кайдан килүен һәм ялгыз булу-булмавын ачыкларга мөмкин дип фаразлана.

Вакыйганың сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Барлык шартлар ачыклана.