Татарстан башкаласына ике фил китерделәр – Лаос җитәкчелегенең Россия Президентына бүләге, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС мессенджерындагы каналында.
«АСЕАН саммитының беренче кунаклары инде Казанда. Таныш булыгыз, Шикәр һәм Уңыш исемле филләр», – диелә постта.
Хәбәр ителгәнчә, филләр озын очышны яхшы кичергән һәм хәзер алар Казан зоопаркында. 4 һәм 5 яшьлек фил кызлары саммит символы булып калачак.

