Июль нәтиҗәләре буенча помидор Россиядә бер ай эчендә иң күп арзанайган азык-төлек продукты булган.
«Руспродсоюз» мәгълүматларына караганда, 3 августка помидорның уртача ваклап сату бәясе бер ай эчендә 12,7% ка кимегән.
Кыяр, кәбестә һәм бәрәңге дә арзанайган
Иң күп арзанайган продуктлар рейтингында борщ җыелмасына керә торган яшелчәләр дә бар.
Алар арасында:
-
кыяр — бәясе 10,3% ка кимегән;
-
кәбестә — 7,5% ка арзанайган;
-
бәрәңге — 6,7% ка төшкән;
-
суган — 4,3% ка кимегән.
Шулай итеп, июльдә бәясе иң нык кимегән биш продуктның барысы да яшелчәләр булган.

