Лениногорскилылар хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре алды (фотолар)

Лениногорскилылар хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре алды (фотолар)

Лениногорск районында 2025 ел йомгаклары һәм 2026 елга планнар буенча хисап сессиясе узды.

Сессия ахырында Лениногорск районының төрле тармакларында эшләүче алдынгы хезмәт ияләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

«Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале белән «Татнефть-ЛУТР” структур бүлекчәсе белгече Тюленева Елена бүләкләнде.

«Татарстан Республикасы атказанган нефтьчесе» дигән мактаулы исемгә «Охтин-Ойл» җәмгыятенең нефть һәм газ табу операторы

Фәнис Морзаханов лаек булды.

«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы » мактаулы исеменә Лениногорск нефть техникумы директорының укыту эшләре буенча урынбасары Ирина Власова лаек булды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте

«Август-Лениногорск» җәмгыятенең тракторчысы-машинисты – Батталов Илгизәр Назыйм улына

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 16 нчы филиалы — Мичурин авыл китапханәсе китапханәчесе – Сания Мингазетдин кызы Вахитовага

В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» җәмгыяте скважиналарны җир асты ремонтлау идарәсе Лениногорск цехының скважиналарны җир асты ремонтлау операторы — Вагизов Руслан Әсгать улына белдерелде.

Ел җитәкчесе — 2025 республика иҗтимагый конкурсы лауреаты - Малыхин Игорь Александрович - «Модуль” фәнни-җитештерү фирмасы директоры билгеләнде.

фотолар: ЛМР матбугат хезмәте