Татарстанда яшәүче ир-ат мошенникларга 10 миллион сум акчасын биреп җибәргән

Казанда яшәүче бер ир-ат, “тикшертү һәм декларацияләү” өчен, аферистларга 10 миллион сум акчасын биреп җибәргән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Министрлык мәгълүматлары буенча, ир-атка ниндидер сылтамалы хәбәр килгән. Хәбәрдә, янәсе, ирнең Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтына мошенникларның керүе, моның исә барлык саклык акчасыннан коры калу белән янавы турында әйтелгән булган. Шуннан соң аферистлар, имештер, счетларына “куркыныч янау” сәбәпле, барлык акчасын алып, “тикшерү һәм декларацияләү” өчен “белгечкә” тапшырырга күндергән. Ир-ат, моңа ышанып, мошенниклар курьерына 10 миллион сум биреп җибәргән.

Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында статья буенча җинаять эше кузгатылган.