Барсик, Арди — ау этләре
Бер чорда туган буын кешеләренең тормыш-көнкүрешләре бертөрлерәк һәм берүк юнәлештә ага кебек. Ә шулай да, һәр шәхеснең үз язмышы.
Һәр кешенең үз эчке дөньясы бар — бу ул уйлар, хисләр, хыяллар, тәҗрибәләре, эшләгән эшләре, истәлекләре...
Һәр авылда яшәүчеләрнең дә үз кешеләре, үз фикерләре, үз дөньясы, үз яшәеше үзенчәлекле.
Әйтик, авыр катлаулы заманда бәхетле булу өчен нәрсә кирәк: тамакның тук, өс-башның бөтен, көнкүрешнең уңайлы, үзеңне ярата торган кешең, гаиләң, дусларың, җаның теләгән эшең, туасы алдагы көнгә ышанычың булуы, үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе, вөҗдан сафлыгы кирәктер. Һәр кеше, һәр гаилә, һәр авыл кешесенең дә үз законы, үз төшенчәсе.
Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бәхетле яшәү өчен кемдер акча тели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстен куялар. Сүз дә юк, бәхетле тормыш өчен боларның барысы да кирәк. Ләкин, минемчә, бәхетле тормышның нигезе — сәламәтлек. Бары тик сәламәт булсаң гына байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин. Ләкин байлык та, сәламәт булу да һәм бәхетле гаилә төзү дә үзеңнән тора. Чөнки һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа, һәм нинди тормышта яшәве дә бары тик кешенең үзеннән гыйбарәт.
Әйтәсе килгән сүзем — Нөнәгәр авылында туып-үскән, шунда төпләнеп калган Гыймадиев Шамил абый, Рашидә апа хакында. Авылда , якын-тирәдә аларны белмәгән кеше юк, чөнки алар икесе дә ихтирамга лаек, сәүдә өлкәсендә уңышлы эшләп, лаеклы ялга чыктылар. Алар ике ул, ике кыз үстерделәр. Балалары барсы да үз тормышларын кордылар
Олы кызлары Рәмзия Казан шәһәрендә яши,балалар бакчасында эшли. Быел олы улын армия сафларына озатты. Солдат әнисенең күңелен аңлыйм мин, ул юлдан мин дә уздым, Рәмзия дә, иманым камил, улы белән бергә хезмәт итә. Исән-имин кайтып җитсен, Яраббым.
Икенче уллары Рамил авылда , авыл кызы Гүзәл белән тормышларын бәйләп, төп йортта торалар. Рамил кул эшләренә, рәсемгә бик оста . Аларның бергәләп төзегән кортлыкларына барып таң калып кайттым мин. Булганнан бар да була шул. Рамил мәктәптә тормыш иминлеге дәресләре, рәсем сәнгате буенча балаларга белем бирә. Ә тормыш иптәше Гүзәл авылыбызның мәдәният өлкәсендә эшли.
Кызлары Галимуллина Тәнзилә Казанда яши, үз дөньясына чумып мәш килеп яши , өч кыз үстерәләр, татар теле буенча белем бирә, шигырьләр яза. Аның " Язмышым бүләге" дигән китабы, шигъри тәлгәшен без инде кулыбызга алып укырга җитештек. Китап чыгару уен эш түгел. Тәнзилә синнән яңа шигъри тәлгәшләреңне көтеп калабыз.
Менә өченче уллары Раил турында иде төп язмам.
Раил 1985 елны туа. Шуклыгы, шаянлыгы белән башка балалардан аерылып тора .
2002 елны авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел Казанда 134 профессиональ лицейда белем ала. Кулына диплом алгач, 2003 елда армия сафларына алына. Ике ел Дагыстанда чик сакчысы булып хезмәт итә , 2005 елда исән-сау әйләнеп кайта. Армия аны тагын да чыныктыра гына.
Казанда яши. Аучылыкка укып, мылтык алуга ирешә ул. Ике ау эте бар, берсе куян тота торган — Барсик, Арди дигәне зур ау эте. Ул да агачны сырлап картиналар ясый. Хәзер өйләр шлифовать итә, конопать итә. Аның кулы тигән өйләр балкып тора. Табигатьтә йөреп , һәр ел фасылын фотога төшергә, матурлыкны кешеләргә күрсәтә белә.
Сноубордта йөри. Елның төрле вакытында төрле илләрдә ял итә белә.
Кыш көне чаңгыда шуа, үзенең ау этләре белән табигатьтә ял итә. Архыз, Эльбрус тавына менеп, чик сакчысы әләмен элеп калдыра. Озеро банное, Абзаково да, Нечкинада , Төркиянең күп шәһәрләрендә булган. Иң биек таулардан чаңгы белән шуарга йөри. Менә аңа сокланмый ни диясең, аның фотолары минем кулга килеп кермәсә , мин дә Раилне бер гади авыл егете дип уйлар идём. Ул гади матурлыкны күреп , кешегә шатлыклар өләшүче егет.
Әйе, һәр кеше үз уникаль дөньясына ия. Чөнки яши белеп яшәсәң, вакытны дөрес билгеләсәң бар нәрсәгә өлгереп була. Дөнья тырыш кешеләрнең тормышын бик күп яктан билгели: карашларын, карарлар кабул итүен, башка кешеләр белән мөнәсәбәтләрен... Эчке дөньяны аңлау һәм үстерүләрен. Һәр кешегә тормышта уңышларга ирешүгә ярдәм итә торган мөһим мөнәсәбәтләр бу.
Шуңа күрә үз эчке дөньяңа игътибар бирү, аны үстерү һәм камилләштерү өстендә эшләү мөһим.
Бу — тормышта гамәли уңышларга һәм рухи бәхеткә ирешүнең төп шарты.
Бер акыл иясе: «Әгәр дә син һәр көнне, һәр сәгатьтә белемеңне өстәмәсәң, үзең өчен ниндидер яңалык тапмасаң, ниндидер уңышка ирешергә тырышмасаң, үзеңне бәхетсез дип уйла», — дигән. Бик дөрес сүзләр.
Безнең авылда яшәүче бик күп кешеләр, гаиләләр турында язарга була.
Шуңа шушындый күпкырлы егетләр, кызлар үстергән гаиләләр турында мин горурланып язам. Шамил абый, Рашидә апа, талантлы балаларыгыз өчен мең рәхмәт сезгә. Тәрбиягә иң беренче нигез — гаиләдә салына. Алар тиешле тәрбия алганнар булып чыга.
Шамил абый безнең арада булмаса да , күңелем камил, ул балаларын кеше итеп тәрбияләгәненә сөенеп ятадыр, урыны ожмах түрендә булсын.
Ә Раил сиңа үз рәхмәтемне җиткерәм. Әле ул төшергән матурлыкларны сез үз күзегез бик күп күрерсез.
Парлы, тигез тормыш, озын гомер, сәламәтлек телим сезгә!
Нөнәгәрдән Зөлфидә Тлякова язмасы.



