Кукмарада алты машина йөртүчене исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр

Кукмарада алты машина йөртүчене исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр

Суд карары буенча исерек килеш транспорт белән идарә иткән хокук бозучыларга 45әр мең сум штраф салынды, шулай ук алар ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде.

18 ноябрьдә, 09.13 сәгатьтә Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче гражданин А. исерек хәлдә Шевроле Клак машинасы белән Кукмара шәһәренең Лобачевский урамы буенча йөри. Ир-ат медицина учреждениесендә тикшеренү узудан баш тарта. Суд утырышында ул үз гаебен таный.

3 декабрьдә, 17.55 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче гражданин Т. исерек хәлдә Лада Гранта машинасында Саба районы, Шәмәрдән авылының Завод урамы буенча хәрәкәт итә. Алкотестер приборы белән тикшерү узганда тест уңай нәтиҗә бирә: организмда 1,607 миллиграмм/литр алкоголь булуы ачыклана. Ир-ат суд утырышында үз гаебен таный.

13 декабрьдә, 11.37 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче гражданин Р. исерек хәлдә Лада Гранта машинасы белән Кукмара шәһәре, Ленин урамы буенча хәрәкәт итә. Алкотестер приборы белән тикшерү узганда тест уңай нәтиҗә бирә: организмда 1,099 миллиграмм/литр алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ир-ат үз гаебен таный.

23 декабрьдә, 08.00 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче гражданин Л. исерек хәлдә Киа Сид машинасы белән Кукмараның Көнчыгыш урамында йөри. Алкотестер приборы белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмда 1,007 миллиграмм/литр алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.

30 декабрьдә, 23.15 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче гражданка З., исереклек билгеләре булган хәлдә, Киа Спортейдж машинасында Кукмара шәһәре, Гафиятуллин урамы буенча хәрәкәт итә. Хатын-кыз медицина учреждениесендә медицина тикшерүе узудан баш тарта. Җавапка тартылучы суд утырышына килмәү сәбәпле, эш аның катнашыннан башка карала.

30 декабрьдә, 22.36 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче гражданин М. исерек хәлдә Лада Калина машинасы белән Кукмараның Пугачёв урамы буенча хәрәкәт итә. Ир-ат медицина учреждениесендә тикшеренү узудан баш тарта. Суд утырышында ул үз гаебен таный.

Суд карары буенча исерек килеш транспорт белән идарә иткән хокук бозучыларга 45әр мең сум штраф салынды, шулай ук алар ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде.