Татарстан Республикасы көне быел өстәмә ял көне булмаячак. Бәйрәм датасы – 30 август – якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көнен дүшәмбегә күчерү каралмаган, дип хәбәр итә «ТНВ»га сылтама белән «Татар-информ».
Татарстан Хезмәт министрлыгының җитештерү календаре буенча, биш көнлек эш атнасы белән эшләүчеләр өчен августта 21 эш көне һәм 10 ял көне булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

