Сабада яшәүче тыл хезмәтчәне Юфарбикә Гыйльфанова туган көнен бәйрәм итә

Юфарбикә бик иртә ятим кала. Шуңа да ул күрше авылдагы мәктәпкә укырга да йөри алмый. Бичараның өстенә кияргә киеме дә булмый.

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа бары тик 9 яшь кенә була. Балачагын сугыш урлый аның. Колхозда эшли, басудан кайтып керми. Юфарбикә сугыш беткәч тә, фермада эшләвен дәвам итә. 20 ел сыер сава. Ә аннары 16 ел Икшермә мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыга.

Ире Закир белән биш бала үстерә алар. Аңа “Ана даны” медале бирелә.