Иртән алма ашап кую эчәкләрдә көйсезлекләргә китерергә мөмкин. Гастроэнтеролог, гепатолог Сергей Вялов үзенең блогында шул хакта сөйләп үткән, дип яза “Российская газета”.
Аның әйтүенчә, эчәкләр “әзер” булмаса (ялкынсыну бар, дигән сүз), иртән клетчаткага бай җимеш ашау дөрес түгел.
“Кайберәүләр ярты сәгать узуга, үзләрен өреп кабартылган шар кебек хис итә башлый: эчләре күбеп китә, авырта, быгырдый”, – дип билгеләп үткән белгеч.
Аның сүзләренчә, әзерлексез эчәкләр өчен алма үзенә бер сынауга әйләнергә мөмкин. Сәбәбе җимешнең зарарлы булуына түгел, бәлки бик актив булуына бәйле. Алма кабыгында эреми торган клетчатка күп. Эчәкләрне чәнечкеле пумала кебек чистарта ул. Әмма үзе эшкәртелми. Бу хәл эчәкләрнең әйбәтрәк эшләвенә – яхшырак кыскаруына китерсә дә, эчәклектә ялкынсыну булса, уңайсызлык тудыра.
Алмада тагын пектин бар. Монысы организмга зур күләмдә килеп кергәч, газ җыелуны көчәйтә. Белгеч билгеләп үткәнчә, эч күбү асылда фруктоза һәм сорбитолга бәйле. Алманы ач карынга ашаган очракта, эч бигрәк тә ныграк күбә. “Алмадан баш тарту – дөрес түгел. Организмыгызның аны “күтәрә” алу-алмавы эчәкләрнең халәтенә бәйле”, – дип билгеләп үткән ул.
Аның әйтүенчә, алмадан эч күпкән очракта медицина тикшерүе узарга: кальпротектинга анализ бирергә, шулай ук копрограмма узарга ( тизәкне тикшерү) кирәк. “Эчәкләр сәгать кебек эшләгән очракта, газларга җыелырга урын калмый”, – дип йомгак сүзенә Сергей Вялов. Аның сүзләренә караганда, алма ашамау – хәлдән чыгу юлы түгел. Эчәкләрдәге ялкынсынуны бетерергә кирәк – бары шул гына.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.



