Рәсми карар чыкканчы, төрле соцчелтәрләрдә таралган мәгълүматларга ышанмаска чакыралар.
Россиядә 2026 елның 1 июленнән гаилә ипотекасы программасы кагыйдәләренә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта Сочида узган «Движение» форумында Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының урынбасары Никита Стасишин белдергән.
Аның сүзләренә караганда, яңартылган программа беренче чиратта бала табуны һәм күпбалалы гаиләләрне хуплауга юнәлдереләчәк. Стасишин гражданнарны рәсми карар чыкканчы, төрле соцчелтәрләрдә таралган мәгълүматларга ышанмаска чакырды.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә балалар санына карап ипотека ставкаларын дифференциацияләү мөмкинлеген карарга кушкан иде. Фикер алышылган вариантларның берсе буенча, беренче бала өчен ставка — 12 процент, икенче бала өчен — 6 процент, өченче бала өчен — 4 процент булырга мөмкин.
Хәзерге вакытта гаилә ипотекасын 6 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр, кече шәһәрләрдә яшәүче ике балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр, төзелеш күләме түбән булган төбәкләрдәге ике балалы гаиләләр, шулай ук инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр рәсмиләштерә ала. Программа буенча ставка бөтен Россия буенча 6 процент тәшкил итә, ә беренчел кертем торак бәясенең кимендә 20 проценты булырга тиеш.


