Профессор Резедә Мөхәммәтшина вафат

Педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университетының рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры Резедә Мөхәммәтшина вафат.

Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Хушлашу мәрасиме 23 июльдә 12:00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак. Аннан 14:30да Әл-Мәрҗани мәчетеннән соңгы юлга озатачаклар.