1 августта Арчада булачак «Ат көне» фестивале районның берьюлы ике төп мәйданчыгында узачак. Ә чабышларның приз фонды искиткеч зур – 2 миллион 200 мең сумны тәшкил итә.
Турнирның төп призлары да үзенчәлекле. Габделхәй Кәримов истәлегенә булдырылган автомобиль Татарстаннан чиста канлы атлар хуҗалары арасында гына уйнатылачак.
– Без бу бәйгегә ел буе әзерләндек. Безнең өчен ул гади спорт ярышлары гына түгел – гасырлар буе килгән традицияләребезгә тирән хөрмәт һәм татар халкының атка булган чиксез мәхәббәте чагылышы, – диде журналистлар белән очрашуда Арча районының башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин.
Аның сүзләренчә, иртәнге сәгатьләрдән үк профессионалларны чын сынаулар көтә. Яңа Кырлай авылындагы тарихи мәйданчыкта бөтенроссия ат ярышлары старт ала. Атлар 160, 120, 80 һәм 40 чакрым дистанцияләрдә ярышачак. Ә төп чаралар Арчада, төп ипподромда һәм Үзәк стадионда булачак. Сәгать 14:00 дә бәйрәмнең йөрәге булган милли көрәш ярышлары башланачак. Яшүсмерләр арасында җиңүчегә – тәкә, ә олылар арасында абсолют батырга ат биреләчәк. Милли көрәш алышларын, шулай ук ипподром юлындагы чабышларны Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров алып барачак. Бәйрәм ачылышыннан соң ипподромга илнең иң яхшы җайдаклары чыгачак. Кунаклар чиста токымлы һәм ярымкатнаш, татар токымлы атлар чабышын күзәтә алачак. Быелгы фестивальнең тагын бер яңалыгы – пониларда һәм ике яшьлек атларда чабышлар уздырыла. Ат өстендә көрәш буенча «Аударыш» ярышлары да оештырыла.
Бәйрәмдә атлар чабышы гына түгел, милли көрәш тә, җыр-моң да мулдан булачак. Шулай ук иң матур бизәлгән арба иясен дә ачыклаячаклар. Болардан тыш, кунакларны ярминкә, төрле бәйгеләр һәм зур концерт көтә.


