Карендәшләр сынатмый. Кәвәлдән Геннадий Лукин - махсус хәрби операциядә

Карендәшләр сынатмый. Кәвәлдән Геннадий Лукин —  махсус  хәрби операциядә

Геннадий Лукинга 56 яшь. Ул җир читендә армия чыныгуы узган, авыр хезмәттә эшләгән. СВОга романтика һәм акча өчен түгел, ә ил өчен авыр вакытта үзенең читтә кала алмавын аңлагач, китәргә булган.

Геннадий Тимофеевичның гомер юлы зур илнең таркалуы һәм яңасының формалашуы чорларына туры килгән. Ул Питрәч районының Кәвал авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Ленино-Кокушкинодагы СПТУ-93 кә укырга кергән. Ә алга таба, күп кенә совет егетләре өчен чын батырлык мәктәбе булган армия хезмәте узган. Геннадий Тын океан флотына эләгә, Сахалинда диңгез чик сакчысы булып хезмәт итә, Япония белән чиктә – Курил утрауларында була. Тозлы җилләр һәм зур кыялар калкып торган җирдә ул үз тормышы өчен төп кагыйдәне үзләштерә: ир кеше сүзе таштан да катырак булырга тиеш.

Армиядән соң егет туган авылы Кәвалгә кайта. Бу авыр туксанынчы еллар, колхозлар таркалган вакыт була. 2004 елда Казанга китә һәм егерме елга якын тормышы төзелеш белән байли. Ул экскаваторчы, йөк төягечтә шофёр булып эшли. Ике дистә ел буе зур тонналы машина штурваллары артында була.

Шәхси тормышы да җиңел генә бармый. 2017 елда хатыны вафат була. Кызы үсеп, кияүгә чыга, аңа онык бүләк итә. Геннадий Тимофеевичның бертуганнары бар, ләкин шулай да ул үзен ялгыз хис итә. Бәлки, шуңа күрә дә бөтен илдә барган вакыйгалар аның күңелендә аеруча көчле чагыла башлагандыр.

Геннадий Тимофеевичка Казанның «Курган» комплексын төзекләндерүдә эшләргә туры килә. Анда флаглар куелган каберләр арасында йөргәндә, ул егетләрнең туган елларына игътибар итә. 90 нчы һәм 2000 нче елларда туган егетләрнең яшь буенча аның уллары гына булырлык егетләр икәнен аңлап, уйлана.

– Бу нишләп алай булырга тиеш? Менә шундый яшь егетләр үлә... Анда мин барсам яхшырак булыр, – ди ул.

Геннадий Лукинның бөтен фәлсәфәсе шуннан гыйбарәт. Бу ата һәм бабалар инстинкты – яши генә башлаган кешеләрнең гомерен куркыныч астына куймау, киләчәк буынны саклау. Ул гади бер хакыйкатьне аңлый: әгәр аның яшендәге чал чәчле һәм тәҗрибәләре ирләр сафка басмаса, окопларда кичә генә мәктәпне тәмамлаган кешеләр булачак. «Әгәр без булмасак, кем?» – аның өчен бу сүзләр плакаттагы лозунг кебек түгел, ә шәхси ант кебек яңгырый.

Ул мондый ныклы карарга июнь аенда килә. Ләкин хәрби комиссариатка килгәч, көтелмәгән каршылыкка юлыга.

– Яшь аркасында башта алырга теләмәделәр, – диде Геннадий Тимофеевич.

Ул бәхәсләшми, «Мин барырга уйлаганның икән, барыбер барам», дигән шарт кына куя. «Сез алмасагыз – башка җирдән китәм», ди ул. Аның үз яше өчен яхшы физик формасы һәм үҗәтлеге комиссариат белгечләренең шикләнүләрен юкка чыгара.

10 июльдә контракт төзелә. Тормыш капма-каршылыклардан тора. Ул 12 июльдә китә, ә бу көнне туган авылы Кәвалдә Авыл көне билгеләп үтәләр. Майданда музыка уйный, кешеләр көләшә, тормыш бәйрәме шаулый. Ә Геннадий Тимофеевич бу вакытта Луганск өлкәсенә китү өчен әйберләрен хәстәрли. Бу капма-каршылык – туган авылы чишмәсе янындагы шат авазлар һәм билгеләү пунктындагы эшлекле атмосфера – аның күңелендә мәңгегә истә калачак. Нәкъ менә шушы тормыш шатлыгын саклау өчен китә дә инде ул.

Хәзер ул инде частьта. Өч көн хәзерлек, экипировка бирү һәм аңа сугышчан пехота машинасы беркетелә.

Гомеренең егерме елын экскаватор һәм погрузчик рычаглары артында уздырган, бармак очлары белән моторны һәм чылбырны тоя торган кеше сугышчан машина штурвалына утыра. Геннадий Тимофеевич бу хәлгә аек акыл белән бәя бирә: сугышчан шартларда идарә итү нечкәлекләрен үзләштерү өчен аңа бераз вакыт кирәк булачак. Ләкин ул тимердән куркымый. Тимер аның кулларын һәрвакыт тыңлый.

Ул үз-үзенә ышана. Аның инде тормыш тәҗрибәсе зур. Якыннарын югалткан, дөньяның кадерен белгән, хәзер үз эшен башкара.

Питрәч-информ