Зәйдә район ифтарына Татарстан мөфтие килде

Зәйдә район ифтарына Татарстан мөфтие килде

Рамазан аенда ураза тотучы мөселманнарга район күләмендә ифтар кылдыру матур традициясе инде Зәйдә күптәннән яшәп килә.

Алдагы елларда ул политехника көллиятендә уздырыла иде, быел исә аны Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә уздыру карар ителде. Бүген әлеге чара дини йолаларны үтәп күркәм төстә үткәрелде. Быелгы район ифтарына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.

Иң башта гимназиянең актлар залында җыелган халык алдында район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясап, районда төрле милләт халыкларының дус-тату яшәвен, һәр дини бәйрәмнәрнең илтифат биреп үткәрелүен, бер милләт вәкиленең икенчесенә хөрмәт белән каравын билгеләде, районда башкарылучы эшләргә, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм чараларына тукталды.

“Безне бер-беребезгә ихтирам-хөрмәт, ярдәмләшеп, төрле авырлыкларны бер көчкә тупланып җиңү бизи. Районда 28 мәчет эшли. Алар барысы да төзек, матур, якты, җылы. Мәчетләребездә дини йолаларны башкару өчен бөтен шартлар да тудырылган, имамнар эшләрне тиешле тәртиптә алып бара. Әле күпчелек мәчетләрдә махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү максатында токмач басып кисү эшләре дә оештырыла. Шундый кирәкле вакытта, изге гамәлләргә алынучы һәркемгә зур рәхмәт белдерәм. Бердәм булыйк, бергә булыйк!”, — диде Разиф Галиевич.

Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь укыды, һәр эштә бердәм, Ислам динен хөрмәтләп яшәргә чакырды.

Ә районның имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин дога кылып, азан әйтте

Алдан әзерләнгән су һәм җимеш белән авыз ачкач, гимназиянең спорт залында Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә күмәк намаз уку башкарылды.

Ә ифтар кылу мул итеп әзерләнгән табын артында ашханәдә башкарылды. Аш-су әзерләүче гүзәл затлар һәр ифтар кылучыны якты йөз белән каршы алып, тәмле ризыклар белән сыйлады.