«Вакыт дәваламый»: җырчы Эльвира Фазлыева кызы истәлегенә бәйрәм оештыра

Җырчы, “Вызов 112” программасының элекке алып баручысы Казанда “Туган авылым” комплексында балалар өчен бәйрәм оештырачагы турында сөйләгән.

Бу хакта kazanfirst.ru яза.

Фаҗигале төстә гомере өзелгән кызының истәлегенә багышланган “Аида көне” һәр ел саен бик күп балаларны җыя. Быел бу бәйрәм 21 июньдә узачак.

Балаларны анда аниматорлар, төрле уеннар, тәм-том һәм концерт көтә. – Вакыт дәвалый, диләр, әмма бу дөрес түгел. 6 ел узды инде. Әле һаман да авыр, һаман моны кабул итә алмыйм. “Аида көне”н уздырып, балаларны сөендергәч, йөрәгем бераз тынычланып китә. Хәзер бу бәйрәм шактый ук колач җәйде. Шуңа күрә “Туган авылым”да кысанракка туры килә. Әлегә сыешабыз, алга таба күз күрер.

Радик Мөхәрләм улына (Радик Абдрахманов – “Туган авылым”ны гамәлгә куючылардан берсе) бик рәхмәтлемен. Бәйрәмдә чиратлар, әлбәттә бар, әмма әлегә һәр балага күчтәнәч эләгә, беркем дә буш кул белән китми, – дигән ул “Tatnews Tatar” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. 4 яшьлек Аида урамда уйнап йөргәндә һәлак булган. Кинәт көчле җил чыгып, кызчык өстенә агач ауган. Бала авыр җәрәхәтләрдән һәлак булган.