Казандагы Уникаль осталык үзәгендә оештырылган “Татарстанда эшләнгән” күргәзмәсен өч көндә Россия – АСЕАН саммитында катнашучы биш делегация караган. Бу хакта күргәзмәне оештыручылар хәбәр итә.
Экспозицияне караучылар арасында Көнчыгыш Тимор Премьер-министры Кай Рала Шанана Гужмао, ил Премьер-министры Ле Минь Хынг җитәкчелегендәге Вьетнам делегациясе, Мьянма Президентының махсус вәкиле хау Кхан Сума бар. Татарстанга беренче тапкыр килгән делегатларның күбесе төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлек итү өчен зур мөмкинлекләр булуын күргән.
Һиндстанның Казандагы Генераль консулы Джейсундхар әфәнде сәфәрдән соң: “Мин күргәзмә белән бик нык тәэсирләндем. Татарстан –Россиянең динамик үсештәге төбәге” – дип белдергән.
Малайзиянең инвестицияләр, сәүдә һәм сәнәгать министры Джохари Абдул Гани да республикада технологияләр үсеш алуын әйткән. Ул бизнесменнарга һәм Малайзиянең мәгариф кластеры вәкилләренә республика тәҗрибәсен икътисадның төрле тармакларында үзләштерү өчен күргәзмәгә килергә киңәш итәчәк.
Бүген күргәзмәдә АСЕАНның дүрт иленнән – Лаос, Филиппин, Сингапур һәм Таиландтан делегация башлыкларының хатыннары, шулай ук Россия Финанс министры Антон Силуанов булды.


