Россиядә сидек куыгындагы, үпкә һәм юан эчәктәге яман шештән вакцина пәйда булачак. Гамалея исемендәге үзәкнең фәнни җитәкчесе Александр Гинцбург шул хакта белдергән, дип яза «РИА Новости».
«Сидек куыгындагы, үпкәдәге һәм юан эчәктәге яман шеш авыруыннан вакцина эшләргә ниятлибез», – дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә узган елда Гамалея исемендәге үзәктә эшләнгән рактан беренче мРНК-вакцина – «Неоонковак» җитештерә башладылар. Сәламәтлек саклау министрлыгы быел апрель аенда аны куллана башлаулары турында хәбәр итте. Препаратны тән тиресендә яман шештән интегүче сырхауга тәүге тапкыр салганнар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

