«Интертат», Америка авылларының берсендә яшәүче блогер Илдар Шагалиев белән элемтәгә кереп, чит илдә яшәү үзенчәлекләре, блогер булып китүе, ни өчен авыл тормышын сайлавы хакында сөйләште.
Авыл тормышын күрсәтүче блогерлар хәттин ашкан. Алар арасында блогер Илдар Шагалиев сәхифәсе башкалардан аерылып тора. Американың бер авылында яшәп ятучы Илдар андагы тормышны чип-чиста татар телендә һәм юмор аша сурәтли. Тышкы кыяфәте белән дә америкалыга охшаган, әмма татарча сөйләшүче Илдарның блогын халык бик яратып карый.
«Гел каядыр ашыгып яшәүдән арыган идек»
Илдар тумышы белән Башкортстанның Туймазы шәһәреннән. Ул Америкага тормыш иптәше һәм кызы белән 2018 елда күченгән.
Башта Чикагода, аннан ике ел Флоридада яшәдек. Ләкин көньякта бик эссе һәм дымлы һава. Ял итү өчен яхшы булса да, бу безнең өчен уңай климат түгел. Шул сәбәпле, ике елга якын яшәгәннән соң, без кире Иллинойска кайттык. Шәһәрдән ерак булмаган бер авылда төпләнеп, йорт сатып алдык. Ул безгә 208 мең долларга төште.
Без хатыным белән ничек яшәргә теләвебез турында сөйләшергә яратабыз. Соңгы елларда икебез дә гел каядыр ашыгып яшәүдән арыган идек. Экологик яктан чиста, зарарсыз ризык ашыйсыбыз, бәйсез буласыбыз һәм тыныч урында гомер итәсебез килде. Шуңа да яшәү өчен авыл тормышын сайларга булдык, – ди ул.
Шулай итеп, гомер буе шәһәрдә яшәгән һәм авылны җәй көне әбиләренә кунакка кайтып гына күргән Илдар белән Эльвина өчен чын авыл тормышы башлана. Иң беренче итеп, гаилә йортны төзекләндерергә керешә. Илдарның кул эшләренә оста булуы да ярап куя — ул ремонт сорап торган бөтен җирне дә үз куллары белән яңарта. Ишегалдына кош-кортлар алып җибәрәләр. Алга таба әле эре терлек тә үрчетмәкче булалар.
Хатыныма да, миңа да фермерлык бик кызык. Хәзерге вакытта 6 үрдәк һәм 21 тавыгыбыз бар. Моңа кадәр кош-корт үрчетү буенча тәҗрибәбез булмаса да, миңа калса, безнең яхшы гына килеп чыга. Киләчәктә кош-кортларыбызны арттырырга, шулай ук сыер һәм үгезләр асрарга телибез. Чөнки җир участогыбыз гектарга якын, ул әрәм булып ятарга тиеш түгел. Сыерлар, үгезләр сатып алсак, без ел әйләнәсе яңа сауган сөт, яхшы сыйфатлы ит тә ашый алачакбыз, — ди яңа әңгәмәдәшем.
Илдар сүзләренчә, алар әлегә акчаны онлайн рәвештә эшлиләр. Алга таба исә кулдан ясалган әйберләр, чәй, киптерелгән үләннәр, тавыклары салган йомыркаларны сата башлау ниятләре бар. Үз брендларын булдырырга хыялланалар. Илдарның авылдашлары төп керемне авылдан ерак түгел урнашкан зур предприятиеләрдә эшләп ала икән. «Мәсәлән, безнең авыл кырыенда гына мотор мае ясау заводы урнашкан», — ди Илдар.
«Еш кулланыла торган сүзләрне дәфтәргә теркәп бардым»
Килгәч тә Шагалиевларга яңа илдә яшәү шактый кыен бирелә. Шулай булмый ни, бөтенләй башка тормыш бит — башка кешеләр, менталитет, тел һәм кагыйдәләр. Алай да, гаилә әкренләп барысына да ияләшә, телне дә хәйран гына яхшы өйрәнеп җитәләр.
Без башта үзебезне зур басуда ташлап калдырылган мәче балалары кебек хис иттек. Мондагы яшәү рәвешен күз алдына да китерә алмаганбыз икән. Телне белмәвебез дә комачау итте. Безнең беркайчан да инглиз телен максатчан өйрәнгәнебез булмады. Мәктәп программасыннан истә калганнар буенча гына сөйләшә идек. Инглизчә сөйләшергә америкалылар белән эшли-эшли өйрәндем. Мин һәрвакыт кесәмдә дәфтәр йөрттем. Аралашканда иң еш кулланыла торган сүзләрне теркәп бара башладым. Әңгәмәдәшләремнән сүзләрне дәфтәремә язып бирүләрен сорыйм, кайткач тәрҗемә итә идём. Мине сөйләшергә өйрәткән америкалы дусларыма, түзем булганнары өчен, бик рәхмәтлемен. Алар ярдәмендә мин көндәлек тормышта куллана алырлык дәрәҗәдә инглиз телен өйрәндем, — ди Илдар.
Илдар белән Эльвина өйдә 3 телдә рус, инглиз һәм татар телләрендә сөйләшәләр. Ләкин кызлары Сафинага татар теле авыррак бирелә икән.
«Күршеләрдән уңдык»
Яңа танышымнан Америкадагы авылларның бездәге авыллардан төп аермасын да сорашырга булдым. Илдар фикеренчә, беренче чиратта, Америка авыллары үзләренең бик яхшы юллары, инфраструктурасы белән аерылып тора. Авылларында күңел ачу урыннары, әйбәт кафе-рестораннарга хәтле бар. Шул ук вакытта Илдар авылларда яшәү темпының күпкә әкренрәк булуын да билгеләп үтте.
Монда беркем дә ашыкмый, күңеле кушканча яши. Бәлки, шуңа күрәдер, кешеләр дә күпкә мәрхәмәтлерәк тоела. Кызыбыз Сафина авыл мәктәбенең 6 нчы сыйныфын тәмамлады. Аңа бик ошый. Ул да мондагы кешеләр дустанә мөнәсәбәттә һәм ярдәмчел дип саный. Сафина авылда үзенә бик тиз дуслар тапты.
Авылдагы тормыш күпкә гадирәк. Күршеләребездән дә бик уңдык, барысы белән дә аралашып яшибез. Тик менә уң як күршеләребез Фрэнк һәм Лиса, балаларына якынрак булыр өчен, күрше штатка күчеп киттеләр. Инде пенсия яшендә булсалар да, алар белән тормышка карашларыбыз бертөрле иде. Кичләрен бергә җыелырга, сөйләшеп утырырга ярата идек. Күршеләребез безне Америка ризыклары белән сыйлады. Без исә аларны татар ризыклары белән таныштырдык , — ди ул.
Туган якны сагынгангамы, Илдар үзенең күршеләренә татар исемнәре дә кушып өлгергән. Фрэнк үзенә «Фәрит абый» дип эндәшкәнгә бик риза. Ул исә, үз чиратында, Илдарны Оливер дип йөртә.
«Хатыным, эшләремне кабул иткән саен, мөһер сугып куя»
Илдарның блогерлык белән ныклап шөгыльләнә башлавы да авылга күченгән башлана. Аңа кадәр блог алып бару турында уйлап караганы да булмый.
Мин моңа очраклы рәвештә килдем, — ди ул. — Элегрәк, хәтта, тиешенчә итеп фото да төшерә белми идём. Берсендә шаян видео ясап, сәхифәмә элеп куйдым. Аңа карата хатыным һәм язылучыларымның реакциясе мине бик гаҗәпләндерде һәм сөендерде. Шуңа бу эшемне дәвам итәргә булдым, әкренләп, блогерлык эшенә гашыйк булуымны сизми дә калдым. Хәзер инде блог минем тормышымның бер өлешенә әйләнде — мин нәрсәдер эшләгәндә һәрвакыт диярлек видео яздырам, кич аны монтажлыйм һәм хатыныма күрсәтәм.
Безнең гаиләдә видеоның яки берәр эшнең сыйфатын тикшерә торган шаян мөһер дә бар. Без аны «Имбирлы крокодил» дип атыйбыз. Бервакыт мин бик шәпләп сарымсак ашаган идём, ә хатыным, шаяртып, «сине имбир ашаган крокодил тешләгән» диде. Миңа җитә калды, икенче көнне үк мин имбирлы крокодил сурәтләнгән мөһер ясадым. Хатыным минем эшләремне яхшы дип санап, кабул иткән саен, шушы мөһерне сугып куя. Бу инде безнең гаиләнең бер күңелле традициясенә әверелде, — ди ул.
Шагалиевлар алга таба да Америка авылында яшәүләрен дәвам итмәкче.
Безгә монда бик ошый. Үзебезнең авылларны, туган якны сагыну хисе булса да, киләчәк белән яшәргә кирәк. Шуңа күрә без монда «үз» авылыбызны төзиячәкбез, — диде Илдар.
Тәвәккәлләп чыгып киткән, чит җирләрдә үз була алган, иң мөһиме , татарлыгын онытмыйча яшәп, сәхифәсен дә татарча алып барган Илдарга уңышлар теләп саубуллаштым.
- «АКШка күченеп, агачтан акча җыярмын дип уйладым» — Эльвинаның чит илгә китү тарихы



