Эшләмәүчеләрнең уртача пенсиясе 26 мең сумга җиткән

Июль аенда илдә эшләмәүчеләрнең пенсиясе уртача 26 мең сум чамасы булган.

Бер ел эчендә ул 1,8 мең сумга арткан. Россия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, 1 июльгә мондыйларның уртача пенсиясе 25 834 сум тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чорында исә – 23 999 сум чамасы.

Узган айда иң зур пенсия Чукотка автономияле округында яшәүчеләрнеке булган. Аның күләме – 43 965 сум.