Соцпакеттан баш тартуның нинди куркыныч ягы бар – табиблар аңлата

Соцпакеттан баш тартуның нинди куркыныч ягы бар – табиблар аңлата

Ташламалы даруларга хокуклары булган кешеләр 1 нче октябрьгә кадәр үзләре өчен карар кабул итәргә тиеш: йө соцпакетны, йә акчалата компенсацияне сайлый.

Социаль пакет ул – ташламаларга хокукы булган категорияләргә дәүләт хисабыннан дарулар һәм медицина эшләнмәләрен бушлай алу мөмкинлеге. Соцпакет кемнәргә каралган? Сугышта катнашучыларга, сугыш һәм хәрби хәрәкәт инвалидларына, барлык группа инвалидлар, шул исәптән балаларга, Ленинград блокадасында катнашучыларга. Ташламага ия булучыларның 90 проценты – инвалидлар.

Россия күләмендә ташламалы дарулардан баш тартучылар өлеше 75 процент тәшкил итә. Татарстанда исә соңгы 16 елда бу күрсәткеч 73,3 проценттан 58,6 процентка кадәр кимегән. Шул ук вакытта республиканың аерым районнарында ташламалы дарулардан баш тартучылар саны төбәк буенча уртача күрсәткечтән дә югары һәм 60 проценттан артып китә. Болар хакында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сүз барды.

Дарулата түгел, ә акчалата алуны кулай күрүчеләр Кукмара, Тәтеш, Спас, Яшел Үзән, Бөгелмә, Баулы, Чүпрәле, Менделеевск, Арча, Әгерҗе районнарында аеруча күп.

Яңа Чишмә, Апас, Югары Ослан, Тукай, Теләче, Саба, Әтнә, Азнакай, Мөслим, Чирмешән районнарында соцпакеттан баш тартучылар чагыштырмача кимрәк.

Социаль пакеттан баш тартуның шундый куркыныч ягы бар: әгәр синең чирең кинәт кискенләшеп китә икән, син инде дәүләттән бушлай даруларга өмет итә алмыйсың, чөнки акчалата компенсацияне сайлаган буласың.

Бер ел эчендә карарны үзгәртү хокукы юк, шуңа күрә табиблар айлык 1405 сум акчага алданмаска киңәш итә, чөнки авырып китеп, дәвалану кирәк булганда, дарулар бу суммадан йөзләрчә кыйбаткарак төшүе ихтимал. Ә бу гаиләнең кесәсенә нык суга, күпләр аның кадәр чыгымны күтәрә дә алмый.

«Бу – пациентның гына түгел, аның якыннарының да язмышы. Авыр чир ачыкланган очракта, бөтен гаиләгә зур йөк төшә: авыруны карау, аңа медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү һәм башка мәшәкатьләр. Бу процесска бөтен гаилә җәлеп ителә. Әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә дөрес сайлау турында искә төшерү – безнең бурычыбыз», – диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

Моннан тыш, соцпакеттан баш тартучылар күбрәк булган саен, федераль фондтан республикага дарулар өчен бүлеп бирелә торган акча да азрак. Быел республикада ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасын тормышка ашыруга 2,8 миллиард сум юнәлтелгән. Әгәр ташламалы дарулардан баш тартучылар булмаса, Татарстан тагын 3 миллиард сумга якын акча ала алыр иде.

«Баш тартучыларның өлеше нульгә җитсә, республикага якынча 6 миллиард сум финанслау килер иде. Бу акча безгә пациентларыбызга хәзергедән күпкә күбрәк ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирер иде», – дип билгеләп үтте Фәридә Яркәева.

Ташламалы дарулар урынына акчалата компенсацияне сайлаган кешеләр ай саен 1405 сум ала. Бу – елына якынча 16 мең сум. «1405 сум – ул шундый рискка да барырга җөрьәт итәрлек сумма түгел. Кайбер авыруларны дәвалау бәясе бу суммадан меңнәрчә тапкыр югары булырга мөмкин. Онкологик авырулар турында сүз барганда, дәвалау чыгымнары якынча 10 миллион сум тәшкил итә. Бу әле чик түгел – кайбер препаратларның бәясе тагын да югарырак. Шикәр чирен дәвалау 400 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Әмма бу сан шартлы, чөнки без диабетның үзен дәвалауга киткән даруларны гына исәпли алабыз. Әгәр аның өзлегүләрен дә дәваларга туры килсә, чыгымнар берничә тапкырга арта», – дип ачыклык кертте министр урынбасары.

Аның сүзләренчә, бүген ген инженериясе һәм биотехнологияләр актив үсүен исәпкә алганда, киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк препаратлар барлыкка килү мөмкин. «Яңа технологияләр үсеше нәтиҗәсендә яшәвен дәвам итүче пациентлар саны даими артачак. Бүген диспансеризация вакытында авыруларны башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә торган диагностика чаралары бар. Безнең ярдәм бик нәтиҗәле. Диагнозы турында белгән пациентларның өчтән бер өлеше ни өчен ташламадан баш тарта – моны аңлау кыен», – диде Фәридә Яркәева.

«Компенсация акчасына шешкә каршы препаратларның берсен дә сатып алып булмый»

Бүген Татарстанда 130 мең кеше онкологик авырулар буенча диспансер исәбендә тора. Аларның 63 меңнән артыгы федераль ташламага, ягъни социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы, әмма аларның 35 проценты – 22 мең 319 кеше ташламадан баш тарткан. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов сөйләде.

«Онкологик авыру белән очрашкан пациентлар төркеме ташламалы программа ни дәрәҗәдә мөһим икәнен башкалардан да яхшырак аңлый. Шуңа да карамастан, алар арасында да акчалата компенсацияне сайлаучылар бар. Әмма онкологик авырулар вакытында чирнең кабат әйләнеп кайту куркынычы бик югары», – дип билгеләп үтте Эдуард Нагуманов.

Белгеч аңлатуынча, федераль ташламадан баш тарткан пациент үзен генә түгел, ә башка авыруларны да билгеле бер куркыныч астына куя. Ни өчен дигәндә, соцпакеттан баш тартучылар азрак булган саен, федераль фондтан республикага дарулар белән тәэмин итү өчен бүлеп бирелә торган акча да күбрәк була.

Эдуард Нагуманов сүзләренчә, ташламадан баш тарткан пациентка бирелә торган акчалата компенсация хәтта бер елга исәпләгәндә дә кирәкле даруларга тотыла торган чыгымнарны каплый алмый. Аерым алганда, бу акчага шешкә каршы препаратларның берсен дә сатып алып булмый.

«Әгәр авыру яңадан башланса, дәвалауның яңа ысулларын кулланырга туры килә: шешкә каршы дарулар белән дәвалау, гормональ һәм нур терапиясе. Икенче урында яман шеш барлыкка килү ихтималы да арта. Нәкъ менә шушы очракларда өстәмә иминият кирәк тә инде. Дәүләтнең федераль ташламалы дарулар белән тәэмин итү чаралары шундый страховка ролен үти», – дип искәртте Эдуард Нагуманов.

«Дәвалау чыгымнары берничә тапкырга арта»

Бүген Татарстанда 170 меңнән артык кеше шикәр чире белән яши. Соңгы өч елда республикада диабет белән авыручылар саны 11,7 процентка арткан.

«Шикәр авыруы инде расланган һәр пациентка диагнозы әле куелмаган бер-ике кеше туры килә. Дәвалау бәясе һәрвакыт диабетның үзенә генә бәйле түгел. Безнең пациентлар диабет комасыннан гына үлми – үлемгә еш кына йөрәк-кан тамырлары һәм бөер авырулары китерә. Әгәр инсулин бәясен пациент әле үзе күтәрә алса, башка проблемалар килеп чыкканда, дәвалау чыгымнары берничә тапкырга арта», – дип билгеләп үтте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы Анна Абакумова.

Ул шикәр чире мәкерле булуын, аның көчәя баручы авыру булуын билгеләп узды. Ул көтмәгәндә кискенләшергә мөмкин. Ул очракта дәвалау схемасы берничә ай эчендә үк тулысынча үзгәрергә мөмкин, дип кисәтте табиб. Шуңа күрә шикәр чиреннән дәвалануга 1405 сум акча җитә дип уйлау бөтенләй урынсыз кебек килеп чыга.

Анна Абакумова ташламалы даруга рецепт алуның тагын бер мөһим ягын билгеләп үтте. Бу – пациентның табибка даими күренеп торуы өчен сәбәп. «Әгәр кеше акчалата компенсация генә алса, ул ел дәвамында поликлиникага бармаска мөмкин. Ә рецептлар алып, даими анализлар тапшырып торганда, пациент табибка үзенең хәзерге хәле турында мәгълүмат бирә. Бу исә авыруның өзлегүләрен булдырмау яки аларның куркынычын киметү өчен мөһим», – дип ассызыклады белгеч.

«Федераль ташламаны керем чыганагы дип кабул итмәсеннәр иде»

Бөтен дөньяда үлемнең төп сәбәпләренең берсе – кан әйләнеше системасы авырулары. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким искәртте.

Онкология яки шикәр чире белән авыручы күп кенә пациентларга йөрәк-кан тамырлары системасын да дәвалау кирәк.

«Онкологик авыруны дәвалауга тотылган суммага йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау чыгымнарын да өстәргә мөмкин. Онкологик диагноз куелган пациентларның яртысыннан артыгында йөрәк-кан тамырлары белән бәйле проблемалар бар. Икенче типтагы шикәр авыруы булган һәр икенче пациентта да йөрәк-кан тамырлары авырулары күзәтелә. Бу – дислипидемия, гипертония, ә пациентларның яртысында йөрәк җитешсезлеге», – дип белдерде Зөлфия Ким.

Аның сүзләренчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентның даруларга уртача айлык чыгымы якынча 5 мең сум тәшкил итә. Катлаулырак очракларда бу сумма елына 350–400 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

«Сезгә мондый очраклар сирәк очрый кебек тоелырга мөмкин. Чынлыкта, бу – гади хроник йөрәк җитешсезлеге дә булырга мөмкин. Шикәр чире, онкологик авыру, гипертония яки бронхиаль астма белән авыручыларда күзәтелгән тын кысылу еш кына йөрәкнең үз вазифаларын тиешенчә башкара алмавын күрсәтә. Моңа игътибар биреп, кешенең тормыш сыйфатын да, гомер озынлыгын да яхшыртырга мөмкин. Инновацион препаратларны даими кабул иткән очракта, алар гомерне җиде елга кадәр озайтырга мөмкин», – диде Татарстанның баш кардиологы.

Зөлфия Ким сүзләренә караганда, ташламалы дарулардан баш тарткан, соңыннан үз карарының нәтиҗәләрен аңлап, яңадан социаль пакетны сайларга теләгән пациентлар аңа еш очрый. Ләкин акчалата компенсацияне сайлаган кеше, хәтта зур чыгымлы дәвалауны таләп итә торган авыру ачыкланса да, закон нигезендә бер ел эчендә социаль хезмәтләр җыелмасының натураль формасына кире кайта алмый, дип тагы бер кат кисәтте ул.

«Федераль ташламаны керем чыганагы дип кабул итмәсеннәр иде», – дигән теләген җиткерде Зөлфия Ким.

1 октябрьгә кадәр пациент үз карарын кабул итәргә тиеш: ул үзенең һәм якыннарының сәламәтлеге һәм тынычлыгы өчен гарантияне сайлыймы, әллә ай саен 1405 сум компенсациянеме. 1 нче октябрьгә кадәр карарны берничә юл белән кабул итәргә мөмкин: Социаль фондка шәхсән барып яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша.

Әгәр пациент социаль хезмәтләр җыелмасын инде натураль рәвештә ала һәм аны саклап калырга тели икән, аңа бернинди дә гамәл кылырга кирәкми – ташлама аның өчен сакланачак.