Рөстәм Миңнеханов митрополиты Кириллны юбилее белән котлады

Бүген Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны Рөстәм Миңнеханов котлады.

«Стратегик күзаллау төркеме «Россия – Ислам дөньясы» пленар утырышы кысаларында юбилярны котлаулары бик мөһим! Безнең республикада һәм илдә гасырлар буе төрле дин вәкилләре дус-тату яшәп килә, һәм мондый мизгелләр моңа ачык мисал булып тора.

Митрополит Кириллга ныклы сәламәтлек, Ватаныбызга хезмәт итүдә рухи көчләр телибез!

Котлы булсын туган көнегез!» – дип язды Татарстан Рәисе МАКС каналында.