36нчы колонна составында 17 йөк машинасы килде, алар белән Татарстан шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә инфраструктураны торгызу һәм халыкка ярдәм итү, шулай ук хәрби хезмәткәрләр өчен 250 тоннадан артык ярдәм китерелде, дип хәбәр итә партиянең матбугат үзәге.
36нчы гуманитар колонна 16 мартта Казанда, партиянең халык программасын гамәлгә ашыру буенча хисап форумы кысаларында, Рөстәм Миңнеханов һәм Фәрит Мөхәммәтшин катнашында озатылды.
Киләсе, 37нче колонна Җиңү көненә багышланыр дип көтелә.
2022 елның февраленнән 2026 елның февраленә кадәр Татарстан, «Бердәм Россия» төбәк бүлекчәсе җитәкчелегендә, барлыгы 262 йөк машинасында 4042 тоннадан артык гомуми күләмдә гуманитар ярдәм җибәрде.




