Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быел Казанда Коръәнне яңадан бастыру эше башланып китүен искә төшерде.
Бу хакта ул кичә Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены»нда белдерде, дип яза Татар-информ.
«Бер хәдистә: «Кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, Раббыбызга да рәхмәтле була алмый», – дип әйтелә. Раббыбыз, әгәр дә шөкер кылсагыз – күбәйтеп бирермен, әгәр дә нигъмәтләргә көферлек кылсагыз, газабы бик каты булачак, ди. Димәк, нигъмәтләребезнең дәвамын телибез икән, шөкер кылырга тиеш булабыз. 200 ел элек безнең бабаларыбыз, дөньяда беренчеләрдән булып Коръән китабын бастырып чыгарган. Бу – 1803 елда, уйлап карагыз. Согуд Гарәбстанында Коръән 1984 елда гына дөнья күрә, Мисырда – 1923 елда, ә Казанда — 1803 елда. Бу – зур нигъмәт, әлеге нигъмәтләр өчен без рәхмәтле булырга тиеш. Аллаһка шөкер, иманлы Рәисебез бар. Әлеге чаралар узар да китәр, ләкин барысын да истә тотып, без, ниһаять, Коръәнне кабаттан бастыра башладык. Иншаллаһ, бөтен дөнья Казанда басылган әлеге китаптан файдаланачак. Аны һәрберебезгә укырга насыйп булсын», – диде ул.


