Психолог Овчинников чираттагы ялны бик яхшы уздыруның дүрт кагыйдәсен атап үткән.
Чираттагы ял – көч-куәтне торгызу чоры. Әмма кайвакыт ялдан соң да ару-талчыгу юкка чыкмый. Психолог Александр Овчинников “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, көч туплап, илһамланып эшкә кире кайту өчен ничек дөрес ял итәргә икәнен аңлатып үткән.
Төрлечә ял итеп була: кемдер диңгезгә бара, кемдер ялын өендә, кемдер –бакчасында уздыра. Иң мөһиме – аны үзең өчен уңайлы итеп үткәрү. “Ялның төп дошманы – ике атна эчендә барысына да: кичәләргә, музей-театрларга барырга, кибеттән-кибеткә йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә, китап укырга, гаилә кочагында нәрсәләргәдер өлгерергә маташу. Нәтиҗәдә ял итү урынына нык алҗыта. Бары тик нәрсәгәдер омтылу теләге онытылган бер мәлдә генә сыйфатлы ял башлана”, – дип сөйләп үткән белгеч.
Александр Овчинников чираттагы ялны сәламәтлеккә чын мәгънәсендә файдалы итеп үткәрү өчен берничә киңәш биреп үткән.
Ашыкмаска
Чираттагы ял сәфәренә турыдан-туры эштән үк китеп бармаска, шуннан соң кире офиска томырылып чапмаска кирәк. Бары тик стрессны көчәйтә генә бу. Сәфәргә кадәр 1-2 көнне, иркенләп сулыш алу һәм үзеңне ялга көйләү өчен, өйдә уздырыгыз. Ялда йөреп кайтканнан соң да эшкә кадәр 1-2 көнне өеңдә ял итү хәерле. Әгәр инде беркая да бармасагыз, ялны моңарчы кичектереп килгән йорт мәшәкатьләреннән башламагыз. Беренче көнен үзегезгә багышлагыз. Диванга кырын ятып, китап-мазар укыгыз, рәхәтләнеп чәй эчегез, тынычлык, иркенлек белән хозурланыгыз.
Телефонны алмаска
Эш чатындагы хәбәрләрне сүндереп куегыз, социаль челтәрләрдә утырмаска тырышыгыз. Ашау-эчүегезне, кояш баю-батуны, башкасын аккаунтыгызга урнаштыру һаман саен төшереп утырсагыз, ялдан ләззәтләнүдән туктаячаксыз, чөнки үзегез урынына башкаларны ләззәтләндерәчәксез. Дөньяга смартфон экраны аша түгел, үз күзләрегез белән карарга тырышыгыз.
Гадәти булмаганны эшләргә
Эштә күп хәрәкәтләнсәгез, ялда үзегезгә “берни эшләми торган көн” оештырыгыз. Киресенчә, эш көннәрен башлыча компьютер артында утырасыз икән, күбрәк хәрәкәтләнегез: урамда ешрак йөрергә тырышыгыз, зарядка ясагыз, йөзегез, салмак кына йөгерегез. Шәһәрдә дә ял итәргә мөмкин: паркка барыгыз, елга буенда пикник оештырыгыз, һичьюгында скверда эскәмиягә утырып ял итегез.
Җитди сөйләшүләрне кичектерергә
Чираттагы ял – күптәннән җыелып килгән гаилә проблемаларын хәл итү яки киләчәккә җитди планнар кору чоры түгел. Мондый сөйләшүләр еш кына бәхәс тудыра. Ә бу, әлбәттә, ял итәргә комачаулый. Аларны ялдан соңгы чорга кичектерү хәерле. Чираттагы ялда төп бурыч – вакытны якыннарыгыз белән күңелле, матур итеп уздыру, уртак ял белән ләззәтләнү.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла


